“Болгарда Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел”
21 май көнне Республикабыз Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүенең 1100-еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан Биккол авылы китапханәсендә “Болгарда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел” дип аталган иллюстратив - китаплар күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәгә Идел буе Болгар дәүләтенең тарихын чагылдырган китаплар куелды.