Бикуловская сельская библиотека - филиал № 7

“Без бер төркемнән”

1 март көнне Биккол авылы китапханәсендә язучы Ләлә Сабированың тууына 75 яшь тулу уңаеннан “Без бер төркемнән”дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды һәм язучының иҗаты  турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды һәм китап укучыларга язучының китапларын  укырга тәкъдим итте.