Бикуловская сельская библиотека - филиал № 7

“Милләтемнең кояшы син, Тукай”

26 апрель көнне Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135ел тула.Шул уңайдан Биккол авылы китапханәсендә “Милләтемнең  кояшы син, Тукай”дип аталган китап күргәзмәсе һәм шигырь уку бәйгесе оештырылды. Китап укучылар бик кызыксынып күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштылар,шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле  итеп укыдылар. Г.Тукайның туган көненә карата оештырылган чара бик күңелле һәм файдалы үтте.