Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Табигатне саклыйк”

Фома авылы китапханәсендә  22 май көнне китап сөючеләр белән табигатьтә “Табигатне саклыйк”дип аталган экология сәгате үткәрелде.Кеше сәләмәтлеге өчен кирәкле дарулар,витаминнар –аяк астында,аларны күреп вакытында җыеп,дөрес итеп файдалана белергә кирәк.Безгә таныш булган кычыткан,тузганак ,каен яфрагы кеше организмы өчен бик файдалы булуы турында сөйләдем.Табигаткә сакчыл караш тәрбияләү,димәк яшь үсентеләрне үсеп киткәнче тәрбияләргә кирәк икәнен ,ял итәргә чыккач чүпләрне җыеп калдырырга,кош оясын күрсәгез туздырмаска ,агачларны сындырмаска кирәклеге турында сөйләштек һәм фикерләр алыштык.