Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Батырлар даны- мәңгелек”

Фома авылы китапханәсендә Бөек җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Батырлар даны- мәңгелек” дип аталган китаплар күргәзмәсе төзелде. Китаплар күргәзмәсенә “Алар илгә җиңү алып кайтты”,”Соңгы һөҗүм”,”Хәтер китабы”, Габдрахман Әпсәләмов,Фатих Кәрим ,Шамиль Рәкыйповның, һәм башка бик күп язучыларының  сугыш турында китаплары  куелды.Бу күргәзмәгә куелган китапларны дулкынланмыйча укып булмый. Ватан сугышы чоры әдәбиятының үзенчәлекләре: яшәү һәм үлем, ирек һәм коллык, батырлык һәм куркаклык, фидакарьлек һәм хыянәт төшенчәләре арасына кеше җаны, аның рухы куела. Китаплар күргәзмәсен өлкән  буын укучыларда, яшүсмерләрдә кызыксыну белән карадылар.Өйләренә дә укырга яздырып алдылар.