Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Әкиятләр иленә рәхим итегез”

Фома авылы китапханәсендә балаларның язгы каникул көннәрендә китаплар атналыгы булып  үтте. Китаплар атналыгында “Әкиятләр иленә рәхим итегез” дип аталган викторина  ике өлешкә бүлеп үткәрелде ,һәм әкият китапларыннан  күргәзмә куелды.”Мин сөйлим ,ә син дәвам ит”,”Рәсемнәргә карап кайсы әкияттән  икәнен бел” ,”Карточкадан предметларны  танып, кайсы әкияттән икәнен әйт?”   дигән биремнәр  куелды.Икенче өлешендә “Без театр уйныйбыз”  дип атап “Шалкан “әкиятен рольләргә бүлеп уйнадык. Кичә бик мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.