Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Библиотөн дусларын җыя”

Фома авылы китапханәсендә  24 март көнне “Библиотөн дусларын җыя”дип аталган кичә булып үтте. Кичәгә 8-11нче класс укучылары чакырылды. Яшьүсмерләрне китаплар укырга җәлеп итү,аралашу,вакытны мавыктыргыч итеп үткәрү,үзебезнең бала чактан укыган китапларны искә төшерү максаты куелды.Кичәне без китап укучылар белән Г.Тукайның һәм М.Җәлилнең иҗатына багышладык.Йолдыз алып сорауларга җавап бирдек,балачакны искә төшереп карточкыдагы рәсемнәргә карап әкият сөйләдек.Китап уку –иң яхшы белем алу икәнен яшүсмерләр аңладылар. Кичә бик кызык һәм мавыктыргыч булып үтте.