Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Шәриф Камал кеше кичерешләренең рәссамы”

Фома авылы китапханәсендә язучы, драматург  Шәриф Камалның тууына 135 ел тулуга багышланган “Шәриф Камал кеше кичерешләренең рәссамы”дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Китап күргәзмәсенә әдипнең портреты , китаплары, һәм иҗаты турында  язылган “Татар драматурглары” исемле китабы куелды.Китап укучылар белән без Ш.Камалның нинди әсәрләр язганын , “Акчарлаклар”, “Матур туганда”, “Таң атканда” (роман), “Сукбай”, “Сулган гөл”, “Буранда”, “Козгыннар оясында”, “Хаҗи әфәнде өйләнә” һ.б. әсәрләр билгеләп үттек.  Хис ул - тойгы, кичереш дигән сүз. Хис кешенең йөрәгендә туа һәм һәрбер хис күңел түреннән, йөрәктән чыга . Кеше күңелендә бик күп төрле хисләр туарга мөмкин: мәсәлән, үкенү, сагыну, дуслык, ярату, нәфрәт , ачу, борчылу, кайгыру, шатлану, горурлану һ.б. без бу хисләрне Ш.Камалның әсәрләрендә күрәбез.Китап укучыларга күргәзмә ошады.