Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Җәлил һәм Җәлилчеләр “

Фома авылы  китапханәсендә  герой шагыйрь көрәшче  Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган “Җәлил һәм Җәлилчеләр “дип аталган китап күргәзмәсе төзедем  һәм  3-4 класс укучылар чакырдым. Җәлилнең һәм көрәштәшләренең тормыш юлын, иҗатын сөйләдем,Муса Җәлилнең шигырьләрен китап укучылар да  сәнгатьле итеп укыдылар, аның шигырьләре  Туган илгә, туган җиргә, туган халкына мәхәббәт белән сугарылган.Китап укучылар белән компьютер экраннары аша «Җәлил һәм Җәлилчеләр “дип аталган презентация карадык.Балалар китап күргәзмәсен дә, презентацияне дә кызыксынып карадылар.