Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Талантлы син кеше туганым”

Фома авылы китапханәсендә  “Талантлы син кеше туганым”дип аталган китап күргәзмәсе язучы Факил Сафинның 65 яшьлек юбилейына багышланып ясалды.Китап күргәзмәсенә Факил Сафинның “Саташып аткан таң “исемле китабы,”Әдипләребез “исемле китаптан Факил Сафинның биографиясе,төп басма китаплары исемлеге куелды.Факил Сафинның иҗаты бай,ягымлы,үтемле фәлсәфи телгә ия ,әсәрләре укучыны уйга салырлык,бәхәскә тартырлык фикерләрне курыкмыйча бәян итә.Әмма гыйбрәтле китаплар авторы Факил Сафин безне каргыш рәнҗешләргә ,үчлеккә үзара дошманлашырга чакырмый киресенчә хаталардан сак булырга ,горур кеше булып калырга өнди.Күргәзмәдән  китап укучылар үзләренә кирәкле мәгьлүмәтне  алдылар.