Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Һәр һөнәрдә мактаулы”

Татарстанда 2019 ел эшче һөнәрләр елы дип игьлан ителә диде президент Р.Миңнеханов Т.Р Дәүләт советы юлламасында .Ш ул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Һәр һөнәрдә мактаулы”дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.Китап күргәзмәсенә”Слесарные работы”,”Сто дорог-одна твоя”,”Справочник молодого штукатура”,”Справочник по пчеловодству”,”Татарская кухня”,”Как сделать мебель самому»,һәм башка һөнәр ияләренә багышанган китаплар куелды.Яшьләрне эшче һөнәренә тарту абруйлы һөнәрләргә караганда мөһимерәк.Китап укучыларга китап күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар ,үзләренә кирәкле мәгьлүмәтне алдылар.Димәк киләчәк өчен гади эшче һөнәре дә бик абруйлы булачак.