Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Театр дигән серле дөнья»

Фома авылы  китапханәсендә “Театр дигән серле дөнья» китап күргәзмәсе, татар халкының классик язучысы ,драматург  Галиасгәр Камалның тууына 140 ел булуга багышланды.Г.Камал –татар театрын үстерү эшенә бик зур көч куйган шәхес.  Күргәзмәгә Г Камалның драма әсәрләре,”Татар драматурглары “китабыннан  аның биографиясе куелды.Китап укучылар белән бергә Г.Камал ның иҗатына багышланган презентация карадык. Презентациядә,  китап күргәзмәсе дә китап укучылар  өчен  кызыклы булды.