Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

Татарстанда театр елы

2019 ел “Татарстанда театр елы” дип игълан ителде,шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Театр дигән серле дөнья» дип аталган китап күргәзмәсе куелды һәм китап укучыларны үзенә җәлеп итте. Күргәзмәдә эпиграф итеп Габдулла Тукайның “Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,күңелдә йоклаган дәртне уятыр.Театр –яктылыкка,нурга илтә,кире юлга җибәрми,уңга илтә.”дип язган сүзләрен куйдым.Китап күргәзмәсенә”Татар драматурглары”,”Сәхнә”журналы,”Рәфкать Бикчәнтәев” һәм башка драматургларның иҗады тормышы турында язылган китаплар куелды.Китап укучылар китапларны өйләренә дә укырга яздырып алдылар.