Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“9 декабрь-Геройлар көне

9 декабрьдә  илебездә  Ватан геройлары көне билгеләп үтелде.Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “9 декабрь-Геройлар көне “дип аталган китап күргәзмәсе куелды.Китап күргәзмәсенә “Батырлар китабы”,”Дети –герои

“ВОВ”,”Х.Басыйровның “Алар Ватанга тугры калдылар”,”Дан орденның тулы кавалерлары”,”Тыл геройлары”һәм башка бик күп китаплар урын алды. Күргәзмәгә куелган китапларда гади генә булган кешеләрнең тормышы,батырлыклары ,авыр сугыш елларында кичергән авырлыкларны җиңәргә,җиңүөчен  күп хезмәт куйганнары язылган .Без барыбыз да герой була алмыйбыз,ләкин геройлар турында китапларны уку ,танышу, безне көчле рухлы ,батыр һәм куркусыз, туган илебезне яратырга өйрәтә.Китап укучылар күргәзмәгә куелган китаплапрны зур кызыксыну белән карадылар,өйләренә укырга яздырып алдылар.