Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Яшьлек китабым минем”

1 октябрь көнне Фома авылы китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан “Яшьлек китабым минем” дип аталган китап күргәзмәсе һәм  әңгәмә  булып үтте. Китапханәгә өлкән буын китап укучылары килде.   “Яшьлек китабым минем”китап күргәзмәсенә өлкәннәрнең яшь чагында яратып укыган китаплары куелды.

         Г.Әпсәләмов,Ә.Еники.Ф.Хөсни,М.Хәсәнов,Г.Ибраһимов,М.Мәһдиев һәм башка бик күп язучыларның китапларын яратып ,кулдан –кулга йөртеп укулары,элек вакытта китапларның әз булуын,китапханәгә кич чыгуларын кызык итеп сөйләделәр.Күпме еллар үткән ,еллар маңгайга сырларны салган тик яшьлек хәтирәсе булган китаплар яңарып матураеп еллардан -елларга бара, алар аны кулларына алдылар ,китапның  эчтәлеген  исләренә төшерделәр.Мин  китап укучыларга Гөлүсә Нугаеваның “Минем тәлгәш” китабыннан “Көзләр кире кайта”,”Көз” исемле шигырьләрен укыдым. Өлкәннәр үзләре өйләренә укырга китаплар сайлап алдылар.Өлкәннәребезгә күңел тынычлыгы ,тән саулыгы теләп әңгәмәбезне тәмамладык.