Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

Фома авылы китапханәсендә 15 сентябрь көнне Абдулла Алишның тууына 110 ел булуга багышланган “Абдулла Алиш язучы да ,батыр да “дип аталган китаплар күргәзмәсе белән бергә тематик кичә булып үтте.

Фома авылы китапханәсендә 15 сентябрь көнне Абдулла Алишның тууына 110 ел булуга багышланган “Абдулла Алиш язучы да ,батыр да “дип аталган китаплар күргәзмәсе белән бергә тематик кичә булып үтте.  Язучының тормышына , иҗатына кыскача күзәтү ясадык, балалар белән аның батырлыгы нәрсәдә икәнен, бу батырлыкка язучының ничек килгәнен ачыкладык. Абдулла Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, ул үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңелендә урын алган. Герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм башка батыр көрәшчеләр белән бергә Абдулла Алишның исемен дә зур хөрмәт белән искә алабыз, аның әкиятләрен яратып укыйбыз.  Без балалар белән “Сертотмас үрдәк”әкиятен рольләргә бүлеп укыдык, балалар үзләре белгән әкиятләрен сөйләделәр . Абдулла Алиш балалар белән ихлас күңелдән сөйләшә белгән. Аларга ягымлы һәм гади сүзләр белән катлаулы тормыш серләрен төшендергән. Үзенең бөтен иҗаты белән сабыйларны туган илне яратырга, аны сакларга, табигатьнең матурлыгына сокланырга, күңел белән тоемлый белергә өндәгән.Балалар өйләренә күргәзмәдәге китапларны яздырып алдылар.