Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

Фома авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышлап ”Туган җиребез Татарстан”дип аталган белем сәгате үткәрелде

Фома авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышлап ”Туган җиребез Татарстан”дип аталган белем сәгате үткәрелде. Нәрсә ул Туган ил ?Ул –синең әти- әниең,апаң,энең,сеңелең,әби-бабаң,туган йортың,урамың,шәһәрең,ул синең сулар һаваң,басып йөргән җирең.Безнең барыбыз өчен дә газиз туган җиребез Татарстан .Ул Россиянең нәкъ үзәгендә урнашкан. Республиканың баш шәһәре булып  Казан шәһәре тора. Ә сезнең Казан шәһәрендә булганыгыз бармы?Балаларга  “Мавыктыргыч Татарстан”китабын күрсәттем. Без китап битләре буйлап сәяхәт иттек. Казан кремле,борынгы  Болгар шәһәре,Биләр ,һәм башка бик күп мәгьлүматлар алдылар,балаларга  бик кызыклы булды. Балалар үзләре дә Туган җир турында шигырь укыдылар,   нинди  шәһәрләрдә булганнарын сөйләделәр.

Белем сәгате эчтәлекле һәм мавыктыргыч булып үтте.