Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

Фома авылы китапханәсендә “Белем көненә “ багышланган ”Яңа китап яңа дус “

Фома авылы китапханәсендә “Белем көненә “ багышланган ”Яңа китап яңа дус “дип аталган күргәзмә булып үтте "Китап – белем чишмәсе” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Һәр яңа китап – ул яңа ачылышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр... Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз.Балаларны  китапханәгә кайткан яңа китаплар ,журналлар белән таныштырдым. Китап укучылар үзләренә ошаган китапларны сайладылар,өйләренә дә яздырып алдылар. Шулай ук балаларга “Без дөньяда тату яшәргә тиеш”дигән исем белән телдән журнал үткәрдем.Без төрле халык,төрле телдә сөйләшәбез,һәр беребезнең үз дине,киеме,торган җиребездә төрле ,бары безгә дус ,тату яшәргә кирәк ,без тынычлык телибез . Дөньяда тынычлык булсын,сугышлар булмасын дигән теләк белән без  үзебезнең  очрашуыбызны тәмамладык .