Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

Фома авылы китапханәсендә яшьләр өчен “Тәмәке тартуның зыяны”дип аталган әңгәмә булып үтте.

Фома авылы китапханәсендә яшьләр өчен “Тәмәке тартуның зыяны”дип аталган әңгәмә булып үтте. Яшүсмерләргә никотинның зарары турында сөйләдем.Яшүсмерләргә  дус-иш тәмәке тартып карарга тәкьдим итсә сезнең җавабыгыз ничек булыр,модага ияреп тәмәке тартырга ярыймы дигән сораулар бирдем. Китап укучыларга күрсәтмә стенд әзерләдем .Анда бер тәмәке төтененең ничә ел гомерне кыскартуын.сәләмәт яшәү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен аңлаткан плакатлар куйган идем.Яшүсмерләр игьтибар белән тыңладылар,сәләмәтлекне яштән үк сакларга,спорт белән шөгелләнергә,начар гадәтләргә иярмәскә дигән фикергә килделәр әңгәмәбездән үзләренә файдалы мәгьлүмәтләр алдылар.