Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

Фома авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган “Тукай безнең күңелләрдә яши”дип аталган тематик кичә һәм шул ук исем астында китаплар күргәзмәсе оештырдык.

Фома авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган “Тукай безнең күңелләрдә яши”дип аталган тематик кичә һәм шул ук исем астында китаплар күргәзмәсе  оештырдык.Китаплар күргәзмәсенә Габдулла Тукайның төрле елларда чыгарылган китап ,Тукай иҗатына багышлап чыгаралган журналлар куелды.Тукай иҗаты,аның шигырьләре купме  еллар үтсә  дә югалмый,онытылмый чөнки ул безнең газиз телебез,туган телебез белән үрелеп үсә,буыннардан буыннарга бирелә. Кичәдә өлкәннәр “Сак –сок”бәетен,”Пар ат “шигырен яратып тыңладылар.Габдулла  Тукайның әкиятләрен дискадан карадык. Балаларга исә “Тукай иленә сәяхәт “китабы бик ошады.Тукайның һәр бер кечкенә генә шигыредә тирән мәгьнәгә ия.Балалар узләре дә Тукайның шигырьләрен,әкиятләрен сөйләделәр. Кичә “Туган тел “җыры белән тәмамланды.