Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

21 февраль –Халыкара туган тел көне булып билгеләп үтелә.

21 февраль –Халыкара туган тел көне булып билгеләп үтелә.Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә «Туган телем –бер генә” дип аталган әдәби  кичә мәктәп укучылары белән үткәрелде.Әдәби кичәгә «Туган телем –бер генә”дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырылды. Кичәнең максаты итеп Туган телгә –ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү,туган телдә язылган китап,журналларны яратып уку,туган телебезне саклау,яклау алынды.Кичәне өч өлешкә бүлеп үткәрдем.Беренче өлештә “Әкият сөйлим сезгә”-кычкырып уку,икенче өлештә “Табышмак әйтәм-җавабын тап” дип аталды,өченче өлештә балалар укыган әкиятләренә рәсемнәр ясап килгән иделәр ,үзләре нинди әкияткә ясаган рәсемнәре турында сөйләделәр .Кичә бик күңелле узды.