Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

25 январь көнне Фома авылы китапханәсендә “Сәләмәтлек –зур байлык”дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрдек.

Сәләмәтлек-зур байлык ( түгәрәк өстәл)

25 январь көнне Фома авылы китапханәсендә   “Сәләмәтлек –зур байлык”дип исемләнгән  түгәрәк өстәл үткәрдек.

Түгәрәк өстәлгә фельдшерыбыз Эльмира Вафина сәләмәт яшәүнең җиде төрле кагыйдәсен, диспанцеризациянең кеше сәләмәтлеге өчен файдалы булуын   аңлатты. Китап укучыларга “Дару кабарга ашыкма”дип аталган күргәзмәдә үзебездә үскән дару үләннәре күрсәтелде  ,үләннәрнең шифасы һәм аларны ничек күлланалар икәнен сөйләштек .”Сәләмәтлек үз кулыңда”дип аталган күргәзмәдә сәләмәтлек турында китаплар тәкъдим ителде.Түгәрәк өстәл табышмаклар,татар халык мәкальләре белән үрелеп барды  сәләмәтлек үз кулыбызда  икән сакларга кирәк  дигән  фикер белән түгәрәк өстәләбез тәмамланды.