«Сез үзегезнең сәләмәтлегегезне саклыйсызмы»
20 март көнне Фома авылы китапханәсендә 7 класс укучылары белән “Сез үзегезнең сәләмәтлегегезне саклыйсызмы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучыларга сәләмәтлеккә кагылышлы миф һәм чынбарлык булган сораулар бирелде. Ничек сәламәтлекне саклап калырга һәм ныгытырга? Бер киңәш - сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Сәламәтлек һәр кеше өчен теләсә нинди яшьтә дә чиксез кыйммәткә ия.