Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

«Гаилә, мәхәббәт тугрылык»

 

8 июль –Гаилә,мәхәббәт ,тугрылык көне уңаенннан Фома авылы китапханәсендә шул ук исем белән китаплар күргәзмәсе төзелде. Китаплар күргәзмәсенә  бер –берсенә тугры булган парлар турында ,Минтимер Шәймиевның  “Минтимернең хәләл җефете”,Рәмзия Габделхакованың “Күгәрчен оя корганда”,Хәсән Туфанның шигырьләре  “Гаилә учагы” журналлары  һәм башка  китаплар  куелды. Мин китап укучыларга бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләдем.Китап укучылар китапларны өйләренә дә яздырып алдылар.