Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

Фома авылы китапханәсендә 12 нче апрель-Космонавтика көненә багышланган “ Беренче космонавт” дигән телдән журнал формасында чара үткәрелде

Фома авылы китапханәсендә  12 нче апрель-Космонавтика көненә багышланган “ Беренче космонавт” дигән телдән журнал формасында чара үткәрелде.

Максат: Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, космос тарихы белән танышу, аның мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру,белемгә омтылыш тәрбияләү. Кадерле балалар,без Галәм өчен иң кечкенә объектларның берсе булган Җир планетасында яшибез. Җир һәм 8 планета, иң якты йолдыз – кояш, астероидлар, метеоритлар һ.б.Галәмнең галактикаларны өйрәнү Җирдән торып, яисә космоска чыгу юлы белән башкарыла. Китапханәче Гафурова А.Н. китап укучыларга Ю.А.Гагаринның биографиясен сөйләде, әти-әнисенең фотоларын күрсәтте,чараның икенче өлеше “Косманавт булыйм дисәң” дип аталды.  Бәлки безнең арабызда да үзенең мөмкинлекләрен сынап карыйсы укучыларыбыз табылыр?!Һәр хәлдә, бөтен кеше дә космоска оча алмаса да, кемнәрдер бу эшкә бик теләп алынасылары килер. Шуңа күрә сәламәтлекне ныгыту, ихтыяр көче , характер тәрбияләү, белемнәрне тырышып үзләштерү сезгә космонавт булу хыялын тормышка ашыруда беренче адымнарыгыз булыр.