Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

Һәр ел саен халкыбыз бөек Г.Тукайның туган көнен билгеләп утә.

Һәр  ел  саен халкыбыз  бөек  Г.Тукайның туган көнен билгеләп утә. Һәр ел саен сәхнәләрдә, мәйданнарда  ,мәктәпләрдә ,китапханәләрдә ,балалар бакчаларында  сөекле  шагыйребез иҗатына  багышлап  әдәби  кичәләр уздырыла.Шул исәптән  Фома авылы китапханәсе мәктәп белән  берлектә  “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Әдәби кичәдә “Тукай  һәм аның иҗаты”дип исемләнгән презентация hәм  укучыларга  Габдулла Тукай китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе күрсәтелде.Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.Кичә “И туган тел җыры белән тәмамланды.