Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

«Табигатьне саклыйк”

 

23 июнькөнне Фома авылы китапханәсе җәйге лагерьга йөрүче балалар белән “Табигатьне саклыйк”дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.Табигатьне сакларга кирәк, дип күп сөйлиләр. Әмма һәр кеше үзенең кылган эш-гамәлләре белән табигатьне саклауга өлеш кертергә тиеш. Урамнан барганда тәмәке төпчеген яисә чүп-чарыңны теләсә кайда ташлап калдыру, бу инде табигатьне саклауга керми. Өлкәннәр балаларына үрнәк күрсәтергә тиеш. Табигать кочагына ял итәргә чыккач, үз артыңнан җыештырып китәргә, агачларны сындырмаска, елга-күлләрне пычратмаска кирәклеген балаларга кечкенәдән аңлату зарур.. Бергәләп экскурсиягә чыккач, үзенең чүбен агач төбенә ташлаган баладан аны кире алырга мәҗбүр итү мөһим. Шулай эшләгәндә ул аны башка ташламаячак.Табигатьне саклау һәрберебезнең бурычы.