Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Интернет челтәре –дус яисә дошман “

 

4 июнь көнне Фома авылы китапханәсендә “Интернет челтәре –дус яисә дошман “ дип исемләнгән китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Нәрсә ул Интернет челтәрендә куркынычсызлык? Глобаль челтәрдән башка көндәлек тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Бу тиз арада кирәкле мәгълүматны табу, үз онлайн-бизнесыңны ачу, дуслар һәм танышлар белән аралашу, уеннар, кино рәвешендә күңел ачулар табу, күнекмәләрне үстерү һәм үз-үзеңне тоту өчен программалар йөкләп алу мөмкинлеге. Интернет челтәрендә кирәкмәгән сайтларга керү,үзеңнең турында мәгьлүмат биререргә,һәм шулай ук белмәгән кешеләр белән аралашырга ярамаганны аңлаттым.