Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

« Кил, укы, эзлән, ял ит-китапханә ишекләре һәрвакыт ачык!»

 

 

28 май көнне Фома авылы китапханәсе  «Библиотөн-2022» акциясенә кушылды. Шул уңайдан « Кил, укы, эзлән, ял ит - китапханә ишекләре һәрвакыт ачык!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу  узды.

2022 ел Халкыбызның мәдәни мирас елы буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан  чара барышында китап укучыларны халкыбызның күңел бизәкләре булып торган татар халык киемнәре,бизәкләре,аш-су китаплары белән таныштырдым,татар хатын –кызларының борынгы бизәнү әйберләре турында сөйләдем.Чара кызыклы һәм эчтәлекле үтте.