Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

Читаем фольклор» акциясе кысаларында Фома авылы китапханәсендә “Туган телем –бер генә” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

 ОГБУ  “Балалар  һәм яшьләр өчен С.Т. Аксаковның Ульяновск  өлкә китапханәсе” үткәргән  I регионара «Наши   истоки.Читаем фольклор» акциясе кысаларында  Фома авылы китапханәсендә  “Туган телем –бер генә” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичә  ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам итүне тәрбияләү максатында үтте.  Балалар узләрнең татар халык әкиятләренә карата  ясаган рәсемнәрен алып килделәр, рәсемнәр   “ Туган телем бер генә” күргәзмәсенә   куелдылар. Туган тел турында төрле конкурслар үткәрелде; мәкальләр,табышмаклар әйтелде. Туган тел бәйрәме “И туган тел” җыры белән тәмамланды.