Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

2017 ел экология елы булу уңаеннан Фома авыл китапханәсендә “Табигать-тиңсез хәзинә” дип аталган тематик кичә үткәрелде.

Кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтләр бик җитди санала. Һәр кешене  табигатьне яратучы гына түгел, ә аны яклаучы һәм саклаучы итеп тә тәрбияләү һәркемнең төп бурычы. Күп еллар буе табигать байлыкларын аңсыз һәм аяусыз куллану, болыннарның һәм урманнарның бозылуына китерде. Бу тәртипсезлекне бары тик ике юл белән генә төзәтеп була. Беренчесе,хөкүмәтнең кырыс кануннары, икенчесе, экологик культура тәрбияләү. 2017 ел экология елы булу уңаеннан Фома  авыл китапханәсендә “Табигать-тиңсез хәзинә” дип аталган тематик кичә үткәрелде.  Кичә дәвамында китапханәче Гафурова А.Н.  табигатнең кешегә китергән файдасы турында  сөйләде, табигатьтә узеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды “Без- табигать балалары” - дип аталган әңгәмәдә “Сез табигатьне саклау өчен үзегездән нинди өлеш кертәсез?” - дигән сорау бирелде. Балалар елга-сулыкларны чүп-чардан арындыру хакында, чишмә буйларына агач утырту  хакында сөйләделәр.