Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

15 февраль көнне Фома авылы китапханәсе урта мәктәп белән берлектә “Антым белән илне якладым” исемле әдәби кичә үтте.

15 февраль көнне  Фома авылы китапханәсе  урта мәктәп белән берлектә    “Антым белән илне якладым”  исемле әдәби кичә үтте. Китапханәче Гафурова А.Н.  балаларны  М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган  шаян шигырьләрен укыды. “Каһарман шагыйрь  “ Муса  Җәлил”   презентациясе ярдәмендә   баш  өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуын,  искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтте. Кичә  Җәлил шигырьләрен уку белән тәмамланды.