Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Сәләмәт яшәү проекты”

3 октябрь көнне Фома авылы китапханәсендә “Сәләмәт яшәү проекты” кысаларында ,“Озак яшәүнең серләре” клубының чираттагы сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Сәләмәтлек сәгатенә авылыбыз фельдшеры Эльмира Ринат кызы короновируска карата вакцина салдыруның әһәмиятен, гриппка карата саклану чаралары турында сөйләде. Мин халык медицинасын,суган сарымсак  үлән чәенең файдасы турында сөйләдем. Китап укучылар белән фикерләр алыштык.Сәләмәтлек сәгате файдалы үтте.