Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

8 июль көнне илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә

8 июль  көнне илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә шул ук исем астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә без китап укучылар белән гаиләнең бала тәрбияләүдә бурычлары,гаиләле кешенең бәхетле булуы  рухи татулык, барлык авырлыкларны бергә үтәргә әзер гаилә – тормышта ныклы терәк булуы турында сөйләштек.Мин китап укучыларга бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихын сөйләдем.  Чал картлык зирәклеге һәм яшьлек дәрте, бер- береңә булган ышаныч һәм якыннарыңа ярдәм итү теләге, туган йорт җылысы - боларның барысы да гаиләдә чагыла.Әңгәмә эчтәлекле һәм күңелле үтте.