Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Мин татарча сөйләшәм”

Фома авылы китапханәсендә Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында  “Кояшкай“ җәйге лагерьга йөрүче балалар белән “Мин татарча сөйләшәм” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә балаларга: сез узара нинди телдә сөйләшәсез, татарча китаплар укыйсызмы, татарча әкияләтләр, шигырьләр, мәкальләр  беләсезме дигән сораулар бирелде. Балалар белән бирелгән карточкаларга карап татар телендә җөмләләр  төзеп сөйләделәр.Безнең әңгәмә балаларда үз телеңне яхшы белү,туган телеңдә аралашу ,татарча китаплар укуга этәргеч булды.