Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Минем һөнәрем – эретеп ябыштыручы”

Фома авылы китапханәсендә 26 май эретеп ябышыручыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Минем һөнәрем – эретеп ябыштыручы”дип исемләнгән презентацияне яшүсмер егетләр белән карадык. Хезмәт базарында һәрвакыт ихтыяҗ зур булган һөнәрләр бар. Эретеп ябыштыручылар — шушы һөнәрләрнең берсе.  Оста эретеп ябыштыручы — алтын бәрабәренә тиң ,чөнки кайсы гына тармакны алма,кыр эшләрендәме,төзелештәме,машиналарны ремонтлау буенчамы  эретеп ябыштыручылардан башка күз алдына китереп булмый .Без эретеп ябыштыручылар һөнәре турында презентация карап ,эретеп ябыштыручы бик кирәкле һөнәр икән дигән фикергә килдек.