Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Каурый белән шигырь язам”

Фома авылы китапханәсендә 6 май көнне драматург ,шагыйрь Ренат Харисның 80 яшьлек юбилее уңаенан “Каурый белән шигырь язам”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән берлектә  белем сәгате үткәрелде. Мин китап укучыларны Ренат Харисның тормышы,иҗаты белән таныштырдым. Китап укучылар белән шигырьләрен укыдык.Ренат Харисның шигырьләре туган илне ярату ,үзенең фикерен ныклы итеп укучыга җиткерү белән аерылып тора.Китап укучыларга Ренат Харисның иҗаты да,шигырьләре дә бик ошады.