Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Без Батырлар турында китаплар укыйбыз”

9 декабрь Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Без Батырлар турында китаплар укыйбыз”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе төзелде .Мин китап укучылар белән шул уңайдан әңгәмә үткәрдем. Геройлар көненең тарихын сөйләдем

Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньяны сокландырган кешеләр бар,мәсәлән,спорт батырлары,хезмәт батырлары , табиблар, янгын
сүндерүчеләр. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш). Китап укучыларга мин Г.Әпсәләмовның “Газинур “романының кыскача эчтәлеген укыдым. Муса Җәлилнең “Маобит дәфтәреннән “шигырьләр укыдым. Әңгәмә  файдалы үтте.