Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Без бәхетле әниләр белән “

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.Фома авылы китапханәсендә 28 ноябрь көнне “Без бәхетле әниләр белән “дип аталган әңгәмә булып үтте.Мин яшүсмерләргә Әмирхан Еникиның “Матурлык”хикәясен укыдым,фикерләр алыштык. Бу хикәя әнисен ярату,хөрмәтләү белән сугарылган. Яшүсмерләр үзләре дә әниләре турында сөйләделәр. Әңгәмә файдалы үтте .