Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Каюм Насыйри-бөек галим,язучы ,укытучы “

2 февраль  көнне  Фома авылы  китапханәсендә  Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулуга багышланган “Каюм Насыйри-бөек галим,язучы ,укытучы “дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Китап күргәзмәсенә бөек галимның төрле елларда нәшер ителгән китаплары куелды. Каюм Насыйри гомере буе укый, өйрәнә. Ул татар, гарәп, фарсы, рус һәм төрек телләрен камил белә, фәннең төрле тармакларыннан хәбәрдар була.Каюм  Насыйри – татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның иҗади мирасы мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә.Китап укучылар китап күргәзмәсен җентекләп карадылар,иҗаты белән таныштылар.