Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Муса Җәлил –балалар дусты “

15 февраль көнне Фома авылы китапханәсендә  герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап “Муса Җәлил –балалар дусты “дип аталган әдәби кичә үткәрелде.Әдәби кичәгә шул ук исем астында китаплар күргәзмәсе төзелде. Мин балаларга Муса Җәлилнең  тормыш юлын,иҗатын, сөйләдем.Муса Җәлилнең  балалар өчен язган “Кызыл ромашка” китабыннан шигырьләр укыдым. Балалар үзләре дә шагыйрнең шигырьләрен укыдылар,китапларын өйләренә укырга сайлап алдылар.Шагыйрьнең йөрәк каны белән язылган әсәрләре батырлыкка һәм матурлыкка, яшәүгә һәм мәхәббәткә, иреккә һәм яктылыкка мәдхия булып яңгырыйлар.