Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Яңа ел белән дуслар “

Фома авылы китапханәсендә “Яңа ел белән дуслар “дип аталган күңел ачу кичәсе үткәрелде.Кичәдә китап укучы балалар белән чыршы тирәли җырлы биюле уеннар уйнадык.Кыш бабай белән Кар кызын бәйрәмгә чакырдык. Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр,табышмакларга җавап эзләделәр,кыш турында әкият тыңладылар. Кыш бабай балалрга бүләкләр өләште.Кичә күңелле үтте.