Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

Минем яраткан китабым”

Фома авылы китапханәсендә “Минем яраткан китабым” дип аталган тематик кичә үткәрелде. Тематик кичәгә башлангыч класс укучыларын чакырдым. Кичә барышында  ”Минем яраткан китабым“ дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырдым.Мин балаларга китап укуның  белем алуда әһәмиятен сөйләдем .Кичә уен рәвешендә алып барылды.Балаларга йөрәк рәвешендә ясалган рәсемнәр артында төрле китап белән бәйле сораулар бирелде,рәсемнәрдән исә әкият геройларын таныдылар,алар турында сөйләделәр.Яраткан китабларын алып өзек уку,китабны ничек дөрес уку турында фикерләр алыштык.Кичә китап укучылар өчен мавыктыргыч һәм файдалы булды.Китап укучылар китапларны сайлап өйләренә дә яздырып алдылар.