Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Йомшак күңелле алар“

Фома авылы китапханәсендә 3 декаберьдә инвалидлар декадасы кысаларында  “Йомшак күңелле алар“ дип аталган тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатендә  мин яшүсмерләргә арабызда яшәүче инвалидларга шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга кирәк икәнен сөйләдем. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәюэ дә безгә, яшь буынга, шул турыда чаң суга. Сез әти-әниләргә, әби-бабайларга, күрше-күләннәргә, ятимнәргә игътибарлы була беләсезме? Без китап сөюче  яшүсмерләр белән шул турыда фикерләр алыштык. Яшәүнең нигезе –ул игелек,бер береңә ярдәм кулы сузу.