“Өлкәннәрне олылыйк”
Фома авылы китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Өлкәннәрне олылыйк” дип аталган әңгәмә үткәрелде.Әңгәмәнең максаты булып китап укучыларда өлкән яшьтәге кешеләргә карата олы хөрмәт , ихтирам хисләре тәрбияләү,шәфкатьлелек , кешелеклелек сыйфатларын формалаштыру иде. Безнең әби-бабаларыбыз ачлык, ялангачлыкны, сугышны да кичергән ,шулай булсада аларның күңелләре матур , безгә балаларына, оныкларына терәк, ярдәмче булып торалар.Бездән аларга җылы сүз, ярдәм кирәк. Әңгәмә барышында укучылар үзләре дә әбиләре, бабалары хакында яратып сөйләделәр.