Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Изге эшләр көне“

1октябрь көнне Фома авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәтләре белән берлектә (День добрых дел) “Изге эшләр көне“ кысаларында  өлкән һәм инвалид кешеләрнең бездә алар Асия апа , Мәймүнә апа һәм авыру караучы Зөлфия апаларның өйләренә бардык. Үзләре китапханәгә килеп йөри алмаган апаларның  хәлләрен белдек китаплар , “ЗОЖ” журналлары һәм күчтәнәчләр алып бардык алар өчен  бу көн бик  шатлыклы булды.  Юкка гына “Яхшы сүз җан - азыгы” дип  әйтмәгәннәр.Яхшылык ул савап, изгелек, кешеләрнең хәленә керү.