Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Терроризмга каршы көрәш”

Фома авылы китапханәсендә “Терроризмга каршы көрәш” дип аталган информацион  сәгать булып үтте

Бүгенге тәрбия  сәгатендә без сезнең белән күп кенә мәгълүматларга һәм төрле хәлләргә игътибар итәрбез.

 

-Укучылар әйтегез әле, көтелмәгән хәлләр дип без нәрсәләргә әйтәбез?  (Укучылар җавабы)

-Рус телендә бу сүзне чрезвычайные ситуации дип атыйлар. Аларга: сугышлар, террактлар, кеше урлау, заложникка алу, көчләү,Зарарлы гадәтләр, азартлы уеннар керә.

-Әйе укучылар, кешелек өчен зур зыян салучы, һәлакәт китерүче, кеше гомерләрен өзүче күренешләр күп.  Бу күренешләрне без социаль характердагы хәлләр дип атыйбыз. Сугышларны гына алыйк. Кешелек үз гомерендә күп сугышлар күргән. Терроризм.

Бу сүз нәрсә дигәнне аңлата?

   “Terror” –курку, дәхшәт дигәнне аңлата. Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр.Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема  Кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граж-дан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә.