Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Без тату яшибез”

Фома авылы китапханәсендә “Без тату яшибез”дип аталган телдән журнал булып үтте.Телдән журналга шул ук исем астында күргәзмә стендта төзелде.Китап укучыларга мин үзебезнең республикада төрле милләттә,төрле телдә булган кешеләрнең дус ,тату яшәүләре турында сөйләдем. Телләр өйрәнә торган китапларны күрсәттем.Китап укучыларга үзләренә дә сораулар бирдем.Дуслык ул нинди була? ”Бер яхшы сүз-мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә“ дигән мәкалне сез ничек аңлыйсыз?Китап укучылар белән  татулык,дуслык турында фикерләр алыштык. Дуслык  булганда гына дөньяларда яшәү рәхәт дигән фикергә килдек.