Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Герой шагыйрь –Муса Җәлил“

 25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең үлгәненә 75 ел. Шул уңайдан, Фома  авылы китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган “Герой шагыйрь –Муса Җәлил“дип аталган китап күргәзмә эшли башлады. Китапханәгә М.Җәлилнең иҗатын яратучы китап укучылар җыелды. М.Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы турында әңгәмә узды. Аның шигырьләрен китап сөюче яшь дуслар кычкырып укыдылар. Аның шигырьләре безнең өчен  туган җирне  чиксез ярату,кыюлык ,батырлык каһарманлык үрнәге дә. Без  аларның батырлыкларын онытырга тиеш  түгел.