Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“30 август -Татарстан республикасы көне”

Фома авылы китапханәсендә “30 август -Татарстан  республикасы көне”дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.1990 елның 30 августында Татарстанның бәйсезлеге турында  декларация кабул ителгән көннән башлап бәйрәм ителә.Күргәзмәгә ”Ватаным Татарстан”, ”Татарстан референдумы”, ”Увлекательный Татарстан», “Татарстан из века в век” һәм башка китаплар куелды. Китап укучыларга мин туган җиребез Татарстан турында сөйләдем һәм күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырдым.Татарстан республикасының 1000 еллык тарихы бар. Без барыбыз да төрле милләттә, диндә булсак та гүзәл туган җиребездә дус һәм  тату яшибез. Безнең Татарстан дөнья күләмендә алга китте һәм безнең республиканы чит илләрдә дә беләләр. Без үзебезнең республикабыз белән бик горурланабыз.